«Кеше – ул сер»: кичә-портрет (16+)

Бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан 6 нчы санлы китапханәдә уздырылган «Кеше – ул сер» дип аталган чарага өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Катнашучылар алдына катлаулы бурыч куелды: Достоевскийның безне нәрсәгә өйрәтүен, 19 нчы гасырда яшәгән язучының хәзерге замана кешеләренә нәрсә бирә алуын аңларга. Достоевский әсәрләре катлаулы, тирәнтен уйланып укуны, акыл һәм күңелне эшкә җигүне таләп итә. Бу «Записки из мёртвого дома» – төрмә тормышы һәм андагы гадәтләр турында, «Униженные и оскорблённые» – ерткычлар һәм корбаннар турында, «Преступление и наказание» – кеше үтерү һәм аның нәтиҗәләре турында, «Идиот» – бик үк яхшы булмаган кешеләр дөньясында яхшы күңелле һәм юаш кеше турында, «Бесы» – җинаять хроникасы, «Подросток» – тормыш юлын эзләү турында, «Братья Карамазовы» – бер гаиләнең тарихы турында.
Чара барышында укучылар язучының тормыш юлындагы төп вакыйгалар белән танышты, тормышында зур эз калдырган сөйгәннәре турында белде. Достоевскийның өч мәхәббәте… Мария Исаева, Апполинария Суслова һәм Анна Сниткина. Алар язучының роман геройларының прототипларына әйләнгән. Достоевскийның шәхси тормышы иҗаты өчен нигез булып тора. Ул бөтен дөнья әдәбият тарихында иң катлаулы язучыларның берсе. Шуңа да карамастан Достоевский әсәрләре социологлар үткәргән тикшеренүләр буенча Библиядән кала иң күп укылучылардан санала. Хәзерге заман укучысын әлеге бөек исем белән бәйле барлык нәрсәләр дә кызыксындыра. Һәм бу ниндидер бер серне ачу теләге генә түгел, ә язучының тормышының үз иҗатында дәвам иткән бер өлешен аңларга тырышу. 

Поделиться: